news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә теркәлгән эшсезләр саны ел башыннан 78 мең кешегә кимегән

2023 ел башыннан мәшгульлек үзәкләрендә теркәлгән эшсез гражданнар саны 78 мең кешегә кимегән. Хәзер аларның саны – 487 мең. Бу хакта Россия Федерациясе вице-премьеры Татьяна Голикова хезмәт базарындагы вазгыятькә ведомствоара җавап бирү төркеме утырышында хәбәр итте.

«Бу узган елның августына караганда 27 процентка түбәнрәк», — дип түрәнең сүзләрен китерә Хөкүмәт матбугат хезмәте.

Голикова сүзләренчә, яшьләрне эшкә урнаштыру вазгыяте дә яхшыра. Вице-премьер билгеләп үткәнчә, быелның II кварталында 15 яшьтән 29 яшькә кадәргеләр арасында эшсезлек дәрәҗәсе, 2020 ел белән чагыштырганда, 10,7 проценттан 6,4 процентка кимегән.

Төбәкләрдә «Демография» илкүләм проекты кысаларында теләге булганнарны ихтыяҗлы һөнәрләргә өйрәтү дәвам итә. Аның өчен 10 меңнән артык белем бирү программасы гамәлдә. Докладчы беренче 43 мең кешенең белемнәрен арттыруны тәмамлавын ассызыклады.

«Укулар барлык яңа субъектларда да оештырылган — 2 меңгә якын гариза килгән, 760лап граждан кыска вакытлы курслар узган инде», — дип өстәде Голикова, плебисциттан соң кушылган территорияләрдәге хәлгә комментарий биреп.

Июль аенда Россия Президенты Владимир Путин илдә эшсезлек дәрәҗәсе яңа тарихи минимумга җитүен хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot