Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә Telegram һәм WhatsApp* аша шалтыратуларны өлешчә чикләделәр
Россиядә җинаятьчеләргә каршы тору максатыннан Telegram һәм WhatsApp* аша шалтыратуларны өлешчә чикләделәр. Бу хакта Роскомнадзорга сылтама белән РИА Новости яза.
Ведомство мәгълүматлары буенча, бу карар хокук саклау органнары материаллары нигезендә кабул ителгән. Роскомнадзорда әйтүләренчә, чит ил мессенджерларының башка функцияләре гадәти режимда эшләвен дәвам итә.
Мошенниклар җинаять кылу – гражданнарны алдау, акча талау, диверсия һәм террористик эшчәнлеккә җәлеп итү өчен ешрак Telegram һәм WhatsApp* куллана, дип хәбәр итә ведомство.
Мондый хәлләр белән көрәшү өчен чаралар күрү берничә мәртәбә таләп ителгән булса да, мессенджер хуҗалары кирәкле гамәлләр кабул итмәгән.
*Россиядә экстремистик дип танылган Meta оешмасына карый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз