Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә тавышлы авто һәм мотоцикллар өчен штрафлар 10 тапкырга артырга мөмкин
Россиядә тавышлы автомобильләр һәм мотоцикллар өчен җәзаны катгыйландырырга планлаштыралар. Урамнарда тавыш дәрәҗәсен арттырган өчен штрафларны арттыру турындагы закон проекты Дәүләт Думасында икенче укылышка әзерләнә. Бу хакта Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Сергей Колунов («Бердәм Россия» фракциясе) хәбәр итте. ТАСС шул хакта яза.
Депутат сүзләренчә, гамәлдәге чаралар нәтиҗәле түгел һәм санкцияләрне радикаль арттыру кирәк:
«Бүген транспорт чаралары – автомобильләр, мотоцикллар һәм питбайклар җитди проблемага әверелде. Бүген әлеге хокук бозуны Административ хокук бозулар турындагы кодексның 8.23 маддәсе җайга сала, һәм аның буенча максималь җәза – 500 сум. Әлбәттә, бу хокук бозучылар өчен сизелми. Һәм аны, штрафны, ким дигәндә 10 тапкыр арттырырга кирәк. Бүгенге көндә Дәүләт Думасы моны эшләргә тиешле закон проектын икенче укылышка эшләп бетерә», – дип аңлатты Колунов.
Закон проекты Мәскәү шәһәр Думасы тарафыннан кертелде һәм 2023 елда беренче укылыш узды. Документ нигезендә, тавыш мөмкинлеген арттырган өчен машина йөртүчеләргә 5 мең сумнан башлап штраф янаячак. Төбәкләр җәза суммасын мөстәкыйль рәвештә күтәрә алачак, әмма 30 мең сумнан да артык түгел.
Инициатива буенча эшне яңадан башлау яңа технологияләр барлыкка килү белән бәйле. Аерым алганда, 2024 ел башында Росстандарт «Эфир» фотовидеофиксацияләү комплексына сертификат бирде, ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны теркәп кенә калмыйча, тавыш дәрәҗәсен дә үлчәргә сәләтле. Бу каты тавышлы транспорт чараларын контрольдә тотуны автоматлаштырырга мөмкинлек бирәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз