news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә ташламалы ипотека программасына тагын 500 миллиард сум юнәлдерелде

Россиядә ташламалы ипотека программалары буенча процент ставкаларын субсидияләүгә ярты триллион сум акча бүлеп бирелде. Сүз гаилә, Ерак Көнчыгыш һәм ташламалы ипотека хакында бара, диелә РФ Хөкүмәте боерыгында.

Билгеләп үтелгәнчә, программаларның беренчесенә резерв фондыннан 142 миллиард сум юнәлдереләчәк. Шул рәвешле, Россиянең балалы гаиләләре элеккечә үк 6 процентлы ставка буенча торак сатып алу өчен кредит рәсмиләштерү мөмкинлегенә ия була.

Документта әйтелгәнчә, «Ерак Көнчыгыш һәм Арктика ипотекасы» буенча ставканы субсидияләү өчен 35,1 миллиард сум бүленәчәк. Искәртеп узабыз, әлеге программа буенча ипотеканы 2 процент ставка белән алырга мөмкин.

«Ташламалы ипотека» кысаларында инде бүленгән кредитлар буенча субсидияләү өчен 269,8 миллиард сумга якын акча каралган.

Боерыкта әйтелгәнчә, өстәмә акчалар, аерым алганда, Үзәк банкның төп ставканы арттыруы аркасында юнәлдерелә. Искәртеп узабыз, Россия Банкы аны 13 сентябрьдән еллык 19 процентка кадәр күтәрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100