Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә ташламага ия гражданнар коммуналь хезмәтләр өчен 30-50 процент азрак түлиячәк
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Гражданнарның ташламалы категорияләренә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә 30-50 процент ташлама биреләчәк. Ташлама күләме категориягә бәйле булачак. Бу хакта «Известия» Россия Төзелеш министрлыгына сылтама белән яза.
«ТКХ һәм шәһәр мохите» дигән электрон домен эшләнәчәк, анда бу өлкәдәге төрле сервислар җыелачак. Алар арасында «Гражданин» да бар, ул торак-коммуналь хезмәтләр өчен чыгымнарны каплау өчен кулланылачак.
Хәзерге вакытта аерым категория гражданнарга ташламалар бирелә, мәсәлән, инвалидлар, хезмәт ветераннары, Бөек Ватан сугышы ветераннары һ.б. Коммуналь түләү чыгымнарының бер өлеше билгеле бер суммадан артык булган кешеләр өчен дә субсидияләр каралган.
Төзелеш Министрлыгында билгеләп үтүләренчә, «бюджет акчаларын куллану адреслылыгы принцибын үтәүне исәпкә алып, дәүләттән ярдәм чарасы алучы граждан хезмәтләр өчен аларның бәясеннән 30-50 процентка кимрәк (льготалы категориягә бәйле рәвештә) түләячәк».
Субсидияләр электрон сертификат рәвешендә биреләчәк – аны ташлама дип атарга мөмкин. Счет буенча гражданин азрак түләячәк – Ресурслар белән тәэмин итә торган оешмаларга (РСО) калган өлешне дәүләт компенсацияләячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз