Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә таксида балалар креслосы булу мәҗбүри булырга мөмкин
Балалар креслосы булу Россия таксилары өчен мәҗбүри булырга мөмкин, РФ Хөкүмәте тиешле инициативаны өйрәнәчәк. Бу хакта РИА Новостига биргән интервьюсында РФ вице-премьеры Андрей Никитин сөйләде.
«Таксины балалар креслосы белән мәҗбүри җиһазландыру тәкъдиме дә бар. Боларның барысын да без хезмәттәшләр белән әңгәмә режимында эшләячәкбез», - дигән мәгълүмат бирде Никитин.
Вице-премьер сүзләренчә, документ якындагы берничә айда ачык фикер алышуга чыгарылачак.
«Баланы йөрткән өчен өстәмә түләүне һәм тарифларның яшь буенча дифференциациясен бетерә торган законнарга үзгәрешләр әзерләнде. Дүрт шәһәрдә <...> күп балалы гаиләләр өчен промокодлар белән эксперимент уза», – дип сөйләде элегрәк транспорт министрының беренче урынбасары Константин Пашков.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз