news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Россиядә такси бәяләре берничә тапкыр артырга мөмкин

«Известия»: яңа кагыйдәләр аркасында Россиядә такси бәяләре берничә тапкыр артырга мөмкин.

Россиядә такси бәяләре яңа кагыйдәләр аркасында берничә тапкыр артырга мөмкин. Бу хакта "Известия" газетасына сылтама белән “РИА Новости” хәбәр итә.

"Беренче укылышта кабул ителгән закон проекты (Дәүләт Думасы тарафыннан — ред. иск.) йөк ташу хокукына ия булмаган йөртүчеләргә заказлар тапшырган өчен штрафлар кертүне күздә тота", — диелгән язмада.

Физик затлар өчен штраф — 3 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 200 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк, бу исә юл бәясенә тәэсир итәргә мөмкин, диелгән мәкаләдә.

Газета тарафыннан сораштырылган аналитиклар фикеренчә, шуның аркасында такси базары шактый кимергә мөмкин, чөнки хәзерге вакытта пассажир йөртүгә лицензия, уртача алганда, биш таксистның берсендә генә бар. Транспорт тармагы эксперты Алексей Тузов, үз чиратында, яңа кагыйдәләр аркасында такси бәяләре 5 тапкыр артырга мөмкин, дип саный. Шул ук вакытта "Мой Автопрокат" компаниясе генераль директоры Дмитрий Матвеев юл бәясе кимендә 2 тапкыр артачак, дип исәпли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100