news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә тәкъдим ителгән хезмәт хакы дәрәҗәсе 2024 елның мартында 12,7 процентка арткан

Россиядә тәкъдим ителгән хезмәт хакы күләме артты. Мәсәлән, март аенда вакансияләр урнаштырылган белдерүләрдә эш бирүчеләр хезмәт хакын гыйнвар аена караганда 12,7 процентка югарырак күрсәткәннәр, дип яза «Известия».

Үзәк Банк статистикасы буенча, 2024 елның мартында тәкъдим ителгән хезмәт хакы медианасы 64 мең сумга якын тәшкил иткән. Өстәвенә, урнаштырылган белдерүләрнең 50 процентында керем азрак, ә икенче яртысында күбрәк күрсәтелгән. Чагыштыру өчен: 2023 елның беренче кварталында күрсәткеч үзгәрмәде диярлек, үсеш якынча 4 процент тәшкил итте.

Хезмәт хакы артуның төп сәбәбе — кадрлар җитмәү, дип билгеләп үтәләр Үзәк Банкта. Шул ук вакытта 2024 елда дефицит көчәйгән.

Кадрлар ачлыгы мигрантлар санының кимүе һәм илдә демографик «ачлык» аркасында килеп чыккан, ди «Эксперт РА» рейтинг агентлыгының баш икътисадчысы Антон Табах. Башкача әйткәндә, эшләүче кешеләр пенсиягә чыкканнарга караганда азрак.

Иң күп тәкъдим ителгән хезмәт хакы транспорт өлкәсендә (94 мең), төзелештә (69 мең) һәм җитештерүдә (80 меңгә кадәр) үскән, дип уртаклашты hh.ru хезмәт базары буенча баш эксперт Наталья Данина.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Үзәк Банк сораштыру нәтиҗәләре буенча фирмаларның яртысыннан артыгы 2024 ел ахырына кадәр хезмәт хакын арттырырга ниятли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100