news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә суднолар төзү буенча илкүләм тикшеренү үзәге булдырылачак

Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин академик А.Н.Крылов исемендәге суднолар төзү буенча илкүләм тикшеренү үзәген төзү турындагы карарны имзалады. Бу хакта Министрлар Кабинеты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза ТАСС.

Карар Россия Президенты Владимир Путинның 2025 елның 2 декабрендәге указы кысаларында кабул ителде. Яңа үзәк корабльләр төзү һәм суднолар проектлау өлкәсендәге иң эре фәнни учреждениеләрнең берсе булган Крылов дәүләт фәнни үзәге базасында төзелә .

Учреждениедә суднолар төзү һәм диңгез техникасын эшләү өлкәсендә фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләр үткәрү планлаштырыла. Үзәк тармак үсешенең төп юнәлешләре буенча фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләренең тулы циклын башкарачак.

Шулай ук оешма суднолар төзү программаларын эшләү һәм нигезләү белән шөгыльләнәчәк, ә аның бурычы – алдынгы профильле оешмаларның фәнни, конструкторлык, технологик һәм кадрлар потенциалын диңгез техникасы өлкәсендә перспектив технологияләр булдыру һәм үстерү өчен берләштерү.

news_right_1
news_right_2
news_bot