news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә студентлар шәһәрчекләре төзү программасына 400 млрд сум юнәлдереләчәк

Россиядә студентлар шәһәрчекләре төзү программасына 400 млрд сум юнәлдереләчәк
Туры трансляциядән стоп-кадр

Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юллама вакытында 2030 елга кадәр Россиядә 25 университет кампусы төзеләчәк дип белдерде. Бурыч - фән һәм мәгариф үзәкләрен бөтен илдә үстерү.

«Без бу турыда сөйләдек инде, әмма хәзер тагын бер тапкыр әйтергә кирәк дип саныйм. Шуңа бәйле рәвештә әлеге программаны киңәйтергә һәм гомумән алганда 40 студентлар шәһәрчеге төзергә тәкъдим итәм», - дип белдерде ул.

Бу максатларга федераль бюджеттан 400 млрд сумга якын акча юнәлдереләчәк. Кампусларда студентлар, аспирантлар, укытучылар, яшь гаиләләр укый, балалар тәрбияли һәм эшли алсын өчен барлык шартлар да тудырылачак.

Дәүләт башлыгы Хөкүмәткә төбәкләр белән берлектә урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен ремонтлау һәм җиһазландыру программасын гамәлгә ашырырга кушты.

«Техникум, колледжларның уку биналарын гына түгел, спорт объектларын, тулай торакларын да тәртипкә китерергә кирәк. 6 ел дәвамында бу максатларга федераль бюджеттан 120 млрд сум юнәлдерәбез. Шулай ук өстәмә 124 млрд сум бүлеп бирәбез. Алдагы 6 елда вуз һәм университетларның 800гә якын тулай торагына капиталь ремонт ясыйбыз», — дип хәбәр итте дәүләт башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100