news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә Сталинга тагын бер һәйкәл куярга җыеналар

Вологда шәһәрендә совет дәүләт эшлеклесе Иосиф Сталинга һәйкәл куячаклар. Мондый карар «җәмәгатьчелек соравы» белән бәйле рәвештә кабул ителде, дип хәбәр итте төбәк губернаторы Георгий Филимонов. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

«И.В.Сталинга һәйкәл Вологдада барлыкка киләчәк. Бу карар безгә җәмәгатьчелектән килгән мөрәҗәгатьләр белән бәйле», - дип язган Филимонов Telegram-каналында.

Губернатор сүзләренчә, монумент Сталин 1911-1912 елларда сөргендә булган йорт-музей территориясендә урнаштырылачак.

«Шәхеснең роле төрлечә интерпритацияләнүне аңлауга карамастан, без бөек казанышларны танырга, илебез тарихын белергә, аны хөрмәт итәргә һәм горурланырга тиеш», - дип билгеләде Филимонов.

Быел августта Красноярск краенда Сталинга һәйкәл куйдылар. Сталин 30 елга якын СССРның җитәкчесе булды. Илебез тарихының бу чорына индустриализация, Бөек Ватан сугышында Җиңү, шулай ук репрессияләр һәм халыкларны депортацияләү туры килгән. Бу турыда «Татар-информ» яза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100