news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә СССР һәм РСФСРның формаль рәвештә гамәлдә булган законнарын бетерергә җыеналар

Россия Юстиция министрлыгы СССР һәм РСФСР юстиция органнарының формаль рәвештә гамәлдә булган барлык норматив хокукый актларын гамәлдән чыгару турында приказ әзерли. Бу хакта РФ юстиция министры Константин Чуйченко белдерде. Искәртик, сүз 1991 елның 12 декабренә кадәр кабул ителгән актлар турында бара.

«Якын арада СССР һәм РСФСР Юстиция органнарының 1991 елның 12 декабренә кадәр кабул ителгән һәм формаль рәвештә гамәлдә булган барлык норматив хокукый актларын гамәлдән чыгару турында Россия Юстиция министрлыгы приказы имзаланачак», - ди ул. Бу турыда «РИА Новости» яза.

Шул ук вакытта юстиция органнары башка ведомстволар белән берлектә кабул иткән совет актлары гамәлдән чыгарылмаячак, дип билгеләде министр. Шулай ук хезмәттә файдалану өчен белешмәләр кергән һәм дәүләт серенә кагылышы булган актларны көченнән чыгармаячаклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot