Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә спорт чараларында чит ил музыкасын тыярга мөмкиннәр
Россиядә ил җырчыларын таныту максатыннан спорт чараларында чит ил музыкасын киметергә яки тулысынча тыярга кирәк. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Сергей Колуновка сылтама белән РИА Новости яза.
Сәясәтче сүзләренчә, матчларда гел чит ил музыкасы яңгырый, ә кайвакыт 2022 елда махсус операцияне гаепләп чыккан һәм Россиядә концертлар уздырудан баш тарткан авторларныкы да була. Бу хәл әлеге җырчыларны популярлаштыра, ә Россия җырчылары читтә кала һәм аларның иҗаты ишетелми.
«Ни өчен без аларга «пиар ясыйбыз»? Безнең бурыч – үзебезнекен үстерү, шул исәптән музыканы да», – дип саный Колунов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз