news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктырган 1352 кеше хастаханәгә озатылган

Россиядә бер тәүлек эчендә коронавирус инфекциясе йоктырган 1352 кеше хастаханәгә озатылган, дип белдерделәр журналистларга коронавирус таралуга каршы көрәш буенча оператив штабта. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Бер тәүлектә хастаханәгә озатылган пациентлар саны 1352 кеше тәшкил итте һәм моннан алдагы көннәр белән чагыштырганда 49,6 процентка кимеде. Хастаханәгә озатылган пациентлар саны Россия Федерациясенең дүрт субъектында артты, 75 төбәктә кимеде. Алты субъектта вазгыять үзгәрешсез калды», - диелә хәбәрдә.

Россиядә соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясенең 8446 яңа очрагы теркәлгән, 168 кеше вафат булган.

«Коронавирусның 8446 яңа очрагы ачыкланган. Бер тәүлектә 168 кеше үлгән», - диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100