news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә социаль салым чигерүләренең күләме артты

1 гыйнвардан социаль салым чигерүләренең күләме арта, диелә 2023 елның апрелендә Россия Президенты Владимир Путин имзалаган законда. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Документ Президентның Федераль Җыенга юлламасының нигезләмәләрен гамәлгә ашыру кысаларында әзерләнгән. Аның инициаторларыннан берсе, Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин билгеләп үткәнчә, белем алуга, сәламәтлек саклауга каралган чыгымнар – социаль әһәмияткә ия, алар, кешеләрнең тормыш сыйфатын һәм ил икътисадын яхшырту өчен тиешле шартлар тудырып, перспективага эшли.

Законнан күренгәнчә, хәзер баланы укыткан өчен физик затлар кеременә салым буенча салым чигерүе тәкъдим иткән вакытта исәпкә алына торган чыгымнарның максималь күләме элеккеге 50 мең урынына – 110 мең; белем алу, дәвалану (моңа гаилә әгъзалары да керә) һәм дарулар сатып алу өчен 120 мең урынына 150 мең сум тәшкил итә.

Дәүләтнеке булмаган пенсия тәэминатына ирекле пенсия иминияте һәм тормышны ирекле иминиятләштерүгә, хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенә, бәйсез квалификация бәяләмәсе узуга, физкультура-сәламәтләндерү хезмәтләренә каралган чыгымнарның чик күләме шулай ук 120 меңнән 150 мең сумга кадәр артты.

Шул рәвешле, баланы укытуга салым чигерүенең чик күләме, ягъни россиялеләр кире кайтарырга хокуклы сумма – 6,5 меңнән 14,3 меңгә; белем алу, дәвалану, дарулар сатып алу һ.б. максатларга 15,6 меңнән 19,5 мең сумга кадәр күтәрелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100