news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә социаль пенсиянең уртача күләме билгеле

Россиядә социаль пенсиянең уртача күләме билгеле
Фото: © «Татар-информ»

Агымдагы ел башына Россиядә яшәүчеләрнең социаль пенсиясенең уртача күләме аена 13,5 мең сумнан аз гына артыграк тәшкил итә. Бу турыда Россиянең социаль фонды мәгълүматларыннан билгеле булган. РИА Новости шул хакта яза.

Мәгълүматларга караганда, Россиядә социаль пенсиянең уртача күләме 2025 елның 1 гыйнварына 13 511,94 сум дәрәҗәсендә тора. Шул ук вакытта инвалид балаларга һәм балачактан I төркем инвалидларга социаль пенсиянең уртача күләме аена 20 153,9 сум тәшкил итә.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Социаль фонд системасында исәптә торучы пенсионерлар саны 2025 елның 1 гыйнварына 41 169 796 кеше тәшкил иткән. Социаль пенсияләрне 3 466 291 россиялегә түлиләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100