news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә социаль пенсияләр 1 апрельдән 14,75 процентка индексацияләнә

Россиядә социаль пенсияләр 1 апрельдән 14,75 процентка индексацияләнә. Бу чара илнең 4,2 млн гражданына кагыла.

Россиядә социаль пенсиянең уртача күләме 15,5 мең сумга кадәр артачак, ә инвалид балаларга уртача түләү 30 мең сумга кадәр җитәчәк. Индексация өчен ил бюджетыннан 85 млрд сумга якын акча бүлеп бирелгән.

Социаль пенсияне теге яки бу сәбәпләр аркасында җитәрлек күләмдә хезмәт стажы тупламаган россиялеләр ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot