news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Машина йөртү таныклыгы булмаган килеш машина йөртүчеләргә җинаять җаваплылыгы кертелә

Россиядә машина йөртү таныклыгы булмаган килеш, системалы рәвештә автомобиль йөрткән шоферларга карата җинаять җаваплылыгы кертелә.

ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, машина йөртү таныклыгы алынган һәм шушындый хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартылган шоферларга җинаять җаваплылыгы яный. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм транспортны эксплуатацияне бозган өчен җавапка тартылган кешеләргә дә срок яный. Бу очракта йөртүче ике елга кадәр иректән мәхрүм ителергә мөмкин. 

Шулай ук машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш рульгә утырган шоферларга кагылышлы үзгәрешләр дә кертелә. Әгәр җинаять җаваплылыгына тартырлык билгеләре булмаса, бу гамәл өчен 50-100 мең штраф түләргә яки 150-200 сәгатькә мәҗбүри эшләргә барырга туры киләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot