news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә шикәргә бәяләр төшкән

Россиядә шикәргә бәяләр икенче атна рәттән төшә. Бу хакта РИА Новости яза.

Росстат материалларыннан күренгәнчә, 16 апрельдән 22 апрель аралыгында Россиядә шикәр бәясе уртача 1,07 процентка кимегән. Узган атнада, 9 нчы апрельдән 15 нче апрельгә кадәр, шулай ук шикәр бәясе 0,34 процентка түбәнрәк булган. Әмма ел башыннан шикәр бәясе 51,35 процентка арткан.

Росстат мәгълүматлары буенча, шулай ук йомыркага, тавык итенә бәяләр төшә, ә карабодай, дөге, тары ярмасына бәяләр кыйммәтләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot