news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә сентябрьнең соңгы көне һәм октябрьнең беренче көннәрендә җылытачак

Россиядә сентябрьнең соңгы көне һәм октябрьнең беренче көннәрендә җылытачак

Россиядә сентябрь азагы-октябрь башында һава торышы сизелерлек җылыначак. Шул ук вакытта бу көннәр болытлы, кояшсыз булачак, шуңа күрә әбиләр чуагы дип атау дөрес тә булмас, дип белдерде РФ Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд.

«Сизелерлек җылыту 30 сентябрьдә, октябрьнең беренче һәм икенче көнендә булачак. Бу көннәрдә темпереатура 15 градус тан югарырак булачак. Кайвакыт 17 градустка кадәр, ял көннәрендә 19 градуска кадәр җылытачак. Әмма мондый һава торышын әбиләр чуагы белән бәйләү дөрес түгел, чөнки һава торышы болытлы булачак», – диде ул.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot