Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә сентябрьдән машина йөртү таныклыгы алу өчен пошлина күләме артачак
Россиядә машина йөртү таныклыгы алу өчен пошлина күләме 1 сентябрьдән ике тапкыр артачак. Бу хакта РИА Новостига агентлыгы «Халык фронты. Аналитика» юнәлеше эксперты, Халык фронтының «Автомобильчеләр хокукларын яклау» эшче төркеме җитәкчесе Петр Шкуматовка сылтама белән хәбәр итә.
Дәүләт Думасы элегрәк икенче һәм өченче укылышта быелның сентябреннән автомобиль хуҗалары һәм мигрантлар өчен яңа дәүләт пошлиналары кертү һәм алар өчен гамәлдәге пошлиналарны арттыруны күздә тоткан закон кабул иткән иде.
«1 сентябрьдән машина йөртү таныклыгы алу өчен пошлина күләме ике тапкыр (пластик карта өчен - 4 мең сум, яңа үрнәктәге таныклык өчен 6 мең сумга кадәр) артачак», - дип белдерде Шкуматов агентлыкка.
Эксперт билгеләп үткәнчә, машина йөртү таныклыгы алу өчен дәүләт пошлинасы күләме 2015 елдан бирле яңадан каралмаган.
«Узган унъеллыкта ул, рәсми инфляция бу вакыт эчендә 100 проценттан артып китүгә дә карамастан, элеккеге дәрәҗәдә калды. Асылда, бүген әлеге хезмәт автомобиль йөртүчеләргә аның реаль үзкыйммәтеннән шактый түбән бәядән күрсәтелә», - дип аңлатты ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз