news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә шәхси мобильлек чаралары өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре үз көченә керде

1 марттан Россия Федерациясендә электр самокатларын һәм шундый техниканы куллану кагыйдәләренә үзгәрешләр керткән норматив-хокукый акт үз көченә керде. Шул турыдагы документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.

Хәзердән, электр самокаты, электроскейтборд, гироскутер, сегвей, монотәгәрмәч һәм аларга охшаш җайланмалар рәсми рәвештә мобильлек чарасы статусын алды. Боларга бер яки берничә тәгәрмәче яки ролигы булган, двигатель ярдәмендә шәхси хәрәкәт итү өчен ясалган урам транспорты керә.

Җиде яшькә кадәрге балаларга мондый транспортта тротуарлар һәм велосипед юлларында олылар белән генә йөрергә ярый. Җиде яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар бу төр транспортта велосипедчылар өчен бүлеп бирелгән зоналарда хәрәкәт итә ала, олыларның булуы мәҗбүри түгел.

14 яше тулган яшүсмерләргә шәхси мобильлек чараларында юлның машиналар йөри торган өлешенең уң ягында –  велосипед хәрәкәте рөхсәт ителгән урыннарда хәрәкәт итәргә рөхсәт ителә, әмма андагы тизлек чикләре сәгатенә 60 чакрымга кадәр генә булырга тиеш. Шул ук вакытта транспортның тормоз системасы, шулай ук ак һәм кызыл төстәге алгы һәм арткы фаралары булырга тиеш.

Шәхси мобильлек чараларында 25 км/сәгатькә кадәр булган тизлек белән хәрәкәт итәргә ярый. Әгәр электр транспортының массасы 35 килограммнан артмаса, тротуарларны, җәяүлеләр һәм велосипед юлларын кулланырга рөхсәт ителә.

Яңа статус гадәти самокатларга һәм роликларга кагылмый. Аларны кулланган гражданнар җәяүле санала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100