news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә сайлауларны өзүче кешеләр өчен җәзаны катгыйландыруны тәкъдим иттеләр

«Справедливая Россия» депутатлары якын арада яңа закон проектын эшләячәк. Аның нигезендә, сайлауларны өзәргә омтылган кешеләрне сигез елга кадәр иректән мәхрүм итү күздә тотыла. Фракция җитәкчесенең беренче урынбасары Яна Лантратова әйтүенчә, сүз ут төртү һәм башка гомумкуркыныч алымнар турында бара, дип яза ТАСС.

Искәртик, элегрәк сайлау участокларында кайбер затлар бюллетеньлы әрҗәләрне зеленка һәм кара сыеклыклары белән бозарга омтылганнары турында хәбәр ителде. РФ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова андый кешеләрне адәм актыклары дип атады. Ул аларга гражданнарның сайлау хокукларын һәм күзәтүче комиссия эшен бозган өчен биш елга кадәр иректән мәхрүм итү белән янаган иде.

Парламентарий мондый вәсвәсә кузгату омтылышлары сайлау тәмамланганчы дәвам итү ихтималын да кире какмый. Аның фикеренчә, хәзер андый хилафлыклар өчен җәза артык йомшак.

Лантратова сайлаулар уздырырга комачаулаган гражданнар өчен җәзаны катгыйландыру кирәк дип саный. Моннан тыш, мондый гамәлләрне кемдер кушуы буенча яки Россиягә каршы торган чит ил мәнфәгатьләрендә кылган кешеләр кырыс җәзага тартылырга тиеш – биш елдан сигез елга кадәр иректән мәхрүм булу.

РФ Җинаять кодексының 141 маддәсенә барлык төзәтмәләрне кертү планлаштырыла (сайлау хокуклары тәэмин ителешенә яки сайлау комиссияләре эшенә комачаулау).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100