news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә сайлауга килүнең гомум күрсәткече 61,37 процентка җиткән

Россия Президенты сайлауларына килү күрсәтчке бүген 9.45 сәгатькә 61,37 процент тәшкил итә. Бу күрсәткеч сайлау участокларына килүчеләрне генә түгел, ә дистанцион рәвештә тавыш бирүчеләрне дә үз эченә ала, дип хәбәр итә Россия Үзәк сайлау комиссиясе.

«60,04 процент – сайлау участокларында, 91,25 процент – дистанцион сайлаучылар исемлегенә кертелгәннәрдән», – диелә Үзәк сайлау комиссиясенең телеграм-каналында.

10.49 сәгатькә тавыш бирүчеләр арасында сайлауга килү, комиссиянең онлайн-мәгълүматларына караганда, 61,61 процент булган.

  • 15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады, шулай ук 45 вакытлыча сайлау участогы ачылды.
  • Татарстанда яшәүче 3 миллионга якын кеше сайлау хокукына ия. Сайлаулар үткәрүне сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә.
  • Россия Федерациясенең сигезенче Президентын сайлау өч көн – 15-17 март – дәвам итә. Барылыг дүрт кандидат катнаша: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак).
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100