news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә сабантуйлар сезоны Дәүләт җыр һәм бию ансамбле катнашында ачылган

Быелгы сабантуй сезоны Әстерхан өлкәсе Идел Буе районының Җәмәл (Три Протока) авылында, шулай ук Волгоград өлкәсенең Светлоярск районы Кече Чапурин авылында башланды.

«Әлеге милли бәйрәм ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле катнашында узды», дип хәбәр итә коллективның матбугат хезмәте.

Директоры Юрий Жуков әйтүенчә, Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Татарстаннан чыгыш ясаучы бердәнбер коллектив булган.

Ансамбль Әстерхан, Волгоград һәм Самара шәһәрләрендә узган сабантуйларда үз гастрольләре кысаларында катнашкан. Бу шәһәрләргә аерым программа белән коллектив күп еллар эчендә беренче тапкыр килгән.

Чыгышлар Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган. Беренче бүлектә тамашачылар татар мәдәни мирасы шедеврлары белән танышкан, икенчесендә тамашачыга «Туй» музыкаль-хореографик спектакле тәкъдим ителде.

«Бу программа белән без Чаллы, Түбән Кама, Мәскәү, Уфа һәм Казанда елның икенче яртысында чыгыш ясарга планлаштырабыз», - ди Юрий Жуков.

  • Гастрольләр Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы ярдәме белән «Без - Россия» федераль программасы кысаларында «Росконцерт» оешмасы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган Бөтенроссия гастроль-концерт планы нигезендә узган.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100