Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә Роскомнадзорда теркәлмәгән блогерларның репостлары өчен штрафка тарта башлыйлар
Көзен Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә (Роскомнадзор) теркәлмәгән каналларның репостлары өчен штрафлар системасын булдыру ниятләнә. Дәүләт Думасының мәгълүмати сәясәт, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә комитеты рәисе урынбасары Антон Горелкин шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Ул билгеләп үткәнчә, хәзер бу мәсьәлә буенча актив фикер алышулар үткәрелә һәм Роскомнадзорда теркәлүне стимуллаштыру өчен «булдырылган системаның бөтен периметры буенча» җаваплылык кертү таләп ителә.
Гамәлдәге законнар нигезендә, Роскомнадзорда үз каналын теркәмәгән язылучылары 10 меңнән артып киткән блогерлар реклама урнаштыру хокукыннан мәхрүм ителә. Горелкин билгеләп үткәнчә, Монополиягә каршы федераль хезмәт язылучылары 10 меңнән артып киткән теркәлмәгән каналларда реклама урнаштыручы реклама бирүчеләрне инде штрафка тартырга хокуклы, өстәвенә штраф күләме 500 мең сумга җитәргә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз