news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә робот-ташучылар тизлекләрен сәгатенә 25 километрдан арттыра алмаячак

Россиядә робот-ташучылар тизлекләрен сәгатенә 25 километрдан арттыра алмаячак

Россиядә робот-ташучылар яңа эксперименталь хокукый режим кысаларында сәгатенә 25 км тизлек белән хәрәкәт итә алачак. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Документ шәһәрдә робот-ташучыларны куллану буенча өч еллык эксперимент үткәрүне күздә тота. Проектта илнең 35 төбәге катнашачак.

Проект нигезендә, роверлар велосипед юллары, тротуарлар, торак зоналары һәм юл инфраструктурасы үзенчәлекләренә бәйле рәвештә юл кырыйлары буйлап хәрәкәт итә алачак.

Тротуарлар һәм җәяүлеләр зоналары буйлап хәрәкәт иткәндә роботларның тизлеге сәгатенә 10 километрдан артмаска тиеш. Машина йөрү өлеше белән кисешкәндә чикләү сәгатенә 6 км, ә велосипед юлларында һәм юл кырыйларында сәгатенә 25 км тәшкил итәчәк.

Роверлар маршрутлары җәяүлеләр, велосипедчылар яки индивидуаль мобильлек чараларын кулланучылар белән кисешкән очракта, өстенлек кешеләр ягында булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot