news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә рецепт буенча бирелә торган даруларны онлайн-сату тәртибен аңлаттылар

Даруханә оешмалары рецепт буенча бирелә торган препаратларны дистанцион сатуны оештырган вакытта рецепт гражданинның һәм препаратны алучы кешенең шәхесен идентификацияләүне тәэмин итәргә тиеш. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Telegram-каналында шул хакта хәбәр ителә.

Дәүләт Думасы сишәмбе көнне узган пленар утырышта рецепт буенча бирелә торган даруларны онлайн-сату буенча эксперимент турындагы законны икенче һәм өченче укылышларда кабул итте. Документ нигезендә, эксперимент 2023 елның 1 мартыннан 2026 елның 1 мартына кадәр Мәскәү шәһәрендә, Белгород һәм Мәскәү өлкәләрендә узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100