news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә рәсми рәвештә «яшь хезмәткәр» төшенчәсе кертелә

Россиядә «яшь хезмәткәр» дип, квалификациясенә һәм белеменә карамастан, өч елдан да артык эш стажы булмаган 35 яшькә кадәрге Россия гражданы аталачак. Моннан тыш, бу билгеләмә яшь белгечтән аерым тора. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин имзалаган хокукый мәгълүматның рәсми порталындагы документта күрсәтелгән.

Яшьләр сәясәте турындагы законга үзгәрешләр кертелә.

Шул ук вакытта яшь белгеч — ул укуын тәмамлаган һәм белгечлеге буенча беренче тапкыр эшкә урнашкан хезмәткәр, «шул исәптән төп һөнәри белем бирү программалары һәм (яки) һөнәри белем бирү программалары буенча уку чорында алган хезмәт стажына ия кеше». Аның да яше 35 яшьтән артмаска тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100