Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә Президент стипендияләре күләме 30 мең сумга кадәр артачак
1 сентябрьдән махсус категорияле студентлар Россия Президентының 30 мең сум күләмендә яңа стипендиясен ала башлаячак. Бу хакта РИА Новостига РФ Фән һәм югары белем министрлыгында хәбәр иттеләр.
«2025/26 уку елында һәм аннан соңгы елларда Россия Федерациясе Президенты стипендиясе 3 400 студентка, курсантларга һәм тыңлаучыларга билгеләнәчәк <...>, алар РФ югары уку йортларында Россиянең фәнни-технологик үсеше өстенлекләренә туры килә торган белгечлекләр буенча көндезге бүлектә укый. Стипендия күләме - ай саен 30 мең сум», - диелә хәбәрдә.
Яңа түләүне билгеләү өчен конкурс буенча сайлап алуны сентябрь-октябрь айларында уздыру планлаштырыла, конкурска нәтиҗәләр ноябрь-декабрь айларында ясалачак.
«Конкурста җиңүчеләргә стипендияләрне беренче тапкыр 2025 елның ноябрь-декабрендә түләү планлаштырыла, шул исәптән 2025 елның 1 сентябреннән башлап түләү», – диделәр РФ Фән һәм югары белем министрлыгында.
Моннан тыш, 2025/26 уку елында Хөкүмәтнең яңа стипендиясе кертеләчәк (20 мең сум), аны илнең югары уку йортларының 5,7 мең студенты, курсанты һәм тыңлаучысы ала алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз