news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә Президент сайлауларында катнашу күрсәткече 65 проценттан арткан

Россия Федерациясе Президентын сайлауга килүнең ил буенча гомум күрсәткече 65,85 процент булган. Бүген 13 сәгать 22 минутка РФ Үзәк сайлау комиссиясе шундый мәгълүматлар китерә.

Россиядә бүген Президент сайлауның соңгы көне. Сайлау участоклары 20.00 сәгатькә кадәр ачык булачак.

  • 15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады, шулай ук хастаханә һәм шифаханәләрдә, СИЗОда, вокзал һәм аэропортта 45 вакытлыча сайлау участогы ачылды.
  • Татарстанда яшәүче 3 миллионга якын кеше сайлауларда катнашу хокукына ия. Алар 15, 16 һәм 17 мартта 8дән 20 сәгатькә кадәр тавыш бирә ала.
  • Сигезенче тапкыр РФ Президентын сайлаулар 15, 16 һәм 17 мартта узачак. Сайлауларга дүрт кандидат: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак) кертелгән.
news_right_1
news_right_2
news_bot