Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә 1 гыйнвардан пенсия артачак
Россиядә пенсияләр киләсе елның 1 гыйнварыннан индексацияләнәчәк һәм бу федераль бюджет проектында күрсәтелгән. Аның уртача 1 мең сумнан да ким булмавы мөһим, дип белдерде Федерация Советының социаль комитет башлыгы урынбасары Елена Бибикова. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Иң мөһиме, 2023 елның 1 гыйнварыннан индексация күләме уртача 1 мең сумнан да ким булмаска тиеш», - диде сенатор «Парламентская газета»га биргән видеоинтервью барышында. Бу бюджетта күрсәтелгән, дип билгеләп үтте ул.
Парламентарий искәртеп узганча, быелның 1 гыйнварыннан пенсияләр инфляцияне 8,6 процентка узып китә торган дәрәҗәдә индексацияләнде, 2023 елның 1 гыйнварыннан хәрбиләр һәм элеккеге көч ведомстволары хезмәткәрләренең пенсияләре дә индексацияләнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз