news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә пенсия тупланмасының бер тапкыр бирелә торган уртача күләме 119 мең сумнан арта

Россиядә пенсия тупланмасының бер тапкыр бирелә торган уртача күләме 119 мең сумнан арта
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

2027 елда Россиядә 593 меңгә якын кеше үзләренең барлык пенсия тупланмаларын бер тапкыр бирелә торган түләү рәвешендә ала алачак. РИА Новости агентлыгы танышкан Россиянең 2026 елга һәм 2027–2028 елларның план чорына федераль бюджеты мәгълүматларында шулай диелә.

2027 елда пенсия тупланмаларының бер тапкыр бирелә торган уртача күләме 119 мең сумнан артыр дип көтелә. Документ нигезендә, аны 592,9 мең кеше алачак.

2028 елда мондый түләүне алучылар саны 574 мең тирәсе булыр дип фаразлана. Аның уртача күләме 113,5 мең сумга якын тәшкил итәчәк.

Пенсия тупланмалары шул исәптән эш бирүчеләрнең 2002-2013 елларда түләнгән иминият взнослары хисабына формалаша. Аларга шулай ук алынган инвестиция кереме яки ана капиталы акчалары да керә.

Пенсия тупланмаларын берничә ысул белән алырга мөмкин. Бөтен сумманы бер тапкыр түләүдән тыш, тупланма пенсия һәм сроклы пенсия түләве каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot