news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә пенсионерлар өчен яңа льгота кертергә тәкъдим иттеләр

Россиядә пенсионерларны мирас буенча алынган торакны теркәгәндә пошлинадан азат итәргә тәкъдим иттеләр. Мондый мөрәҗәгать белән РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы Антон Котяковка депутат Евгений Федоров чыккан, дип яза РТ. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Гражданнар күчемсез милеккә хокукларны теркәгән вакытта ике мең сум түләргә тиеш. Әмма пенсионерлар өчен бу сумма шактый зур, дип ассызыклады депутат.

«Әгәр милек мирас нәтиҗәсендә алынган булса, пенсия яшендәге гражданнарны торакны үз исемнәренә теркәгән вакытта пошлинадан азат итүегезне сорыйм», — диелә Федоровның хатында.

Депутат билгеләп үтүенчә, мондый хәл күп очракта өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш иптәше үлгәннән соң килеп чыга.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100