news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә педофиллар һәм террорчылар өчен үлем җәзасын кайтарырга чакырдылар

«Россия ветераннары» иҗтимагый хәрәкәте РФ Президенты Администрациясенә, Федерация Советына, Дәүләт Думасына һәм Россия Конституция судына педофиллар һәм террорчыларга карата үлем җәзасына мораторийны гамәлдән чыгару үтенече белән мөрәҗәгать юллады. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Бу җәза бирү генә түгел, ә илкүләм иминлек мәсьәләсе дә», - диде хәрәкәт лидеры Илдар Рәҗәпов.

Россиядә үлем җәзасын куллануга мораторий 1997 елдан, РФ кеше хокукларын һәм төп ирекләрен яклау турында Европа Конвенциясенә 6нчы Беркетмәне имзалаган вакыттан бирле гамәлдә. Мораторий гамәлдә булган чорда гомерлеккә иректән мәхрүм итү илебездә җәзаның иң югары дәрәҗәсе санала.

news_right_1
news_right_2
news_bot