news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә өстәмә эш лимитын елына 240 сәгатькә кадәр арттырырга мөмкиннәр

Россиядә рөхсәт ителгән өстәмә эш вакытын елына 120 сәгатьтән 240 сәгатькә кадәр арттырырга мөмкиннәр. Мондый үзгәреш 2026 елның апреленә планлаштырыла, дип хәбәр ителә РФ Хөкүмәте раслаган бизнесны алып баруның милли моделенә кагылышлы юл картасында. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Документта әйтелгәнчә, яңалыкның көтелгән нәтиҗәсе — еллык өстәмә эш нормасын 240 сәгатькә кадәр арттыру, кадрлар дефицитын киметү. РФ Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертү ниятләнә.

Монда сүз «хезмәткәр ризалыгы белән һәм мондый эшчәнлек өчен арттырылган түләү шартларында» нормадан тыш эшләү турында бара.

Хезмәт кодексының хәзерге редакциясендә өстәмә эш чиге ике көн рәттән 4 сәгать итеп билгеләнгән, әмма ел дәвамында 120 сәгатьтән дә артмаска тиеш. Өстәмә хезмәт өчен түләү: тәүлекнең беренче ике сәгате — бер ярым күләмдә, ә аннан соңгы сәгатьләр — икеләтә түләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot