Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә ОСАГОның яңа тарифлары кертелә, экспертлар полисларга бәя артуны фаразлый
13 сентябрьдән ОСАГОның база тарифлары үзгәрәчәк, дип хәбәр итә Россия Банкының матбугат хезмәте.
Күпчелек автомобиль хуҗалары өчен ОСАГОның төп тариф коридоры 26 процент өскә һәм аска киңәйтеләчәк. Үзәк банкта аңлатуларынча, бу запас частьләр кыйммәтләнү шартларында иминиятләштерүчеләр машина йөртүчеләрнең индивидуаль куркынычларын исәпкә алсын өчен эшләнә.
Гражданнарның җиңел автомобильләре өчен ОСАГО буенча тарифның база ставкасы һәр машина йөртүче өчен 1646-7535 сум диапазонында, ул иминиятләштерүчеләр тарафыннан билгеләнәчәк. Җәмәгать транспорты өчен тариф коридоры ике яктан да 17,8 процентка киңәя. Шулай ук соңгы мәгълүматлар нигезендә территориаль коэффициентларны исәпләү тәгаенләнгән.
«Коридорның түбән чиген киметү ярдәмендә, иминиятләштерүчеләр куркынычлар түбән булган машина йөртүчеләргә отышлырак шартлар тәкъдим итә алачак. Детальгә бәяләр арту куркыныч югары булган иминиятләүчеләрнең полис бәясендә күбрәк чагылачак. Россия Банкы бу ОСАГО бәяләренең артуын тыярга ярдәм итәр дип өметләнә, чөнки дифференциация өчен мөмкинлекләр арта. Оператив мәгълүматларга караганда, августта бәя барлыкка килүгә бәйле вәзгыять стабильләшә башлаган — түләүләр артуга карамастан, уртача премия ел башыннан беренче тапкыр кимегән», – диелә Россия Банкы хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз