news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә ОСАГО бәясенең үзгәрүе турында кисәттеләр

11 сентябрьдән иминиятчеләр, ОСАГО бәясен исәпләгәндә, оригиналь автозапчастьләрнең аналоглары бәясен куллана башлаячак. Ә 13 сентябрьдән бу төр иминият буенча тарифлар коридоры тагын да киңәйтелә. РИА Новости икътисадчы Егор Клопенко сүзләренә сылтама белән шул турыда яза.

Җиңел автомобильләр өчен база ставкасы йөртүченең яшенә, стажына һәм башка билгеләр буенча 1646-7535 сум тәшкил итәчәк.

«ОСАГО базарында тарифлар коридоры киңәйтелә. Иминиятчеләргә иминият бәясен исәпләгәндә оригиналь булмаган запас частьләр бәясен файдаланырга рөхсәт ителә. Болар бары тия аварияләре булган йөртүчеләрдә генә чагылыш табачак, башкалар үзгәрешләрне сизмәячәк, ә компанияләр ярдәм алачак», – дигән «Прайм» агентлыгына икътисадчы Егор Клопенко.

news_right_1
news_right_2
news_bot