Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кремльдә Россиядә өлешчә мобилизациянең икенче дулкыны турында фикер алышмыйлар
Мәскәү Кремлендә Россиядә өлешчә мобилизациянең икенче дулкыны мөмкинлеге турында фикер алышу бармый. Бу хакта Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков белдерде. ТАСС шул хакта хәбәр итә.
«Бу хакта бернинди фикер алышу юк», - дип җавап бирде ул журналистларның соравына.
21 сентябрь иртәсендә Россия Президенты Владимир Путин мөрәҗәгать белән чыгыш ясады һәм өлешчә мобилизация үткәрү турындагы указга имза куйды. Сергей Шойгу аныклавынча, хәрби тәҗрибәсе булган 300 мең резервист чакырылырга тиеш.
28 октябрьдә саклану ведомствосы җитәкчесе дәүләт башлыгына мобилизация тәмамлануы турында хәбәр итте, дип язды «Татар-информ».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз