news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә өлешчә мобилизация турындагы карар чыкты

Бүген Россия Президенты Владимир Путин «Россия Федерациясендә өлешчә мобилизация игълан итү турында»гы указны имзалады. Документ Кремль сайтында урнаштырылган.

Искәртеп үтәбез, бүген дәүләт башлыгы россиялеләргә мөрәҗәгать белән чыкты. Мөрәҗәгатендә ул өлешчә мобилизациянең башлануы турында хәбәр итте. Хәрби чакырылышка хәзерге вакытта запаста торучы гражданнар, шулай ук Кораллы көчләр сафында хезмәт иткәннәр, хәрби белгечлекләре һәм тиешле тәҗрибәләре булган кешеләр генә җәлеп ителергә тиеш булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot