news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә өйдә шаулау тыела торган бердәм вакыт кертеләчәк

Россиянең барлык төбәкләрендә өйдә шаулауны тыя торган бердәм вакыт кертергә ниятлиләр. Закон проектының яңартылган версиясе нигезендә, 23.00 сәгатьтән 7.00 сәгатькә кадәрге вакыт тынлык сәгатьләре булачак. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Документта шау-шулы төзелеш эшләре үткәрергә рөхсәт ителгән вакыт та – 9.00-19.00 сәгатьләрдә һәм бары тик эш көннәрендә генә – күрсәтелгән. Моннан тыш, 13.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр мәҗбүри тәнәфес билгеләнгән.

Шулай ук проектка закон бозучыларны кисәтү һәм ачыклау турында пункт та кертелгән. Моның белән йорт буенча вәкилләр шөгыльләнәчәк, аларны фатир хуҗалары сайлап куячак.

Тынлык режимын бозган өчен штраф каралган. Әйтик, беренче тапкыр бу режимны бозган өчен гражданнар – 500-2000, кабат бозган өчен 2000–5 000 сум күләмендә штрафка тартылачак. Вазифаи затлар өчен аның күләме – 5000–10 000 һәм 10000–20000, юридик затлар өчен 50000–100000 сум тәшкил итә. Тынлык режимын кабат һәм системалы рәвештә бозган өчен юридик затларга 500000 сум күләмендә штраф яный.

Закон проекты Дәүләт Думасына бүген, 23 октябрьдә, тапшырылыр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100