news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә өченче сменада укуны бетерү өчен 150 яңа мәктәп төзеләчәк

Россиядә өченче сменада укуны бетерү өчен 150 яңа мәктәп төзеләчәк
Фото: kremlin.ru

Мәгариф учреждениеләре тулы булу мәсьәләсе аеруча кискен торган Россия шәһәрләрендә өстәмә 150 мәктәп һәм 100дән артык балалар бакчасы төзеләчәк. Бу хакта Федераль Җыенга юлламада Россия Президенты Владимир Путин әйтте.

«Тагын федераль бюджет, федераль ресурслар хисабына бу мәсьәләне хәл итәргә туры киләчәк. Өстәмә рәвештә 150 мәктәп һәм 100дән артык балалар бакчасы төзиячәкбез», — дип белдерде ил лидеры.

Владимир Путин күп кенә зур шәһәрләрнең тиз үсешен бик мөһим тема дип атады. Бу уңайдан Ил лидеры социаль өлкәгә дә зур йөкләнеш булуын билгеләп үтте. Шулай ук икенче һәм өченче сменада укучы балалар саны арта. «Әлбәттә, бу проблеманы да чишәргә кирәк», - диде ул

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100