Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә өч яшькә кадәрге балалы хатын-кызларны эшкә сынау срогы белән ала алмаячаклар
Тиздән Россиядә эш бирүчеләр өч яшькә кадәрге балалары булган хатын-кызларны эшкә сынау срогы белән ала алмаячак. Тиешле федераль канунны РФ Президенты Владимир Путин имзалады.
Хәзерге вакытта бу чикләү балалары яшь ярымга кадәр булган аналарга гына кагыла.
Үзгәрешләр РФ Хезмәт Кодексының 70 маддәсенә кертелде. Яңалык агымдагы елның 1 сентябреннән гамәлгә керәчәк, дип билгеләп үтелә документ текстында.
Закон проектына аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, сынау срогы булу гадәттән тыш йөкләнеш тудыра һәм кечкенә балалы аналарга югары җаваплылык йөкли.
Закон авторлары бәяләвенчә, хәзер мондый хатын-кызлар артык стресс кичерә һәм психологик киртәләр белән очраша, сынау срогы бала туганнан соң эшкә кайтуны кыенлаштыра һәм тулы кыйммәтле хезмәт адаптациясенә комачаулый.
РФ Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин билгеләп үткәнчә, «үзгәрешләр декрет ялыннан соң һөнәри эшчәнлеккә кайтучы яшь әниләрнең хезмәт хокукларын яклаячак».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз