news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә өч көнлек кыска эш атнасы башланды

Россиядә өч көнлек кыска эш атнасы башланды
Фото: © «Татар-информ»

Россиядә өч көнлек эш атнасы башланды — бу май аенда рәттән икенче кыска эш атнасы. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Узган атнада россиялеләр дүшәмбедән чәршәмбегә кадәр ял иттеләр, Яз һәм Хезмәт бәйрәмен билгеләп үттеләр һәм ике көн генә эшләделәр — 2 һәм 3 май.

Елның унтугызынчы эш атнасы 6 майдан 8 майга кадәр кыска булачак, чөнки 9 һәм 10 май Җиңү көне хөрмәтенә ял көннәре дип игълан ителде. Чәршәмбе эш көне кыскартылачак.

  • Җиңү көне ел саен Россиядә һәм дөньяның башка илләрендә 9 майда билгеләп үтелә. Быел Җиңүнең 79 еллыгы билгеләп үтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot