news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә өч балалы аталарны мобилизацияләүне кичектереп торырга мөмкиннәр

18 яшькәчә булган өч һәм аннан да күбрәк балалар тәрбияләүче күп балалы аталарга мобилизациягә кичектерү бирергә кирәк. Дәүләт Думасына мондый тәкъдимне КПРФ депутатлары кертте. Закон проекты Дума мәгълүмат базасында урнаштырылган.

«Закон проекты кабул ителгән очракта күп балалы гаиләләр мобилизация буенча кичектерелү хокукына ия булачак, бу Россия Федерациясендә демографик сәясәтне тормышка ашыруга һәм балигъ булмаганнарның хокукларын гарантияләүгә юнәлдереләчәк», – диелә аңлатма язуында.

Депутатлар искәртеп узганча, элегрәк 16 яшькәчә булган дүрт һәм аннан да күбрәк балалы ата-аналарны, 16 яшькә кадәрге яшьтәге бер яки аннан да күбрәк баласы булган ялгыз аналарны яки ялгыз аталарны, шулай ук өч һәм аннан күбрәк балалы гаиләләрне мобилизациядән азат итәргә тәкъдим ителгән булган. Шулай ук ир-атның хатыны 22 атнадан да ким булмаган срокта йөкле булган очракта кичектереп тору каралган.

Россия бу елның 24 февраленнән Украинада махсус хәрби операция үткәрә, ул Россия Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән башлап җибәрелде. Илдә өлешчә мобилизация үткәрү турында дәүләт башлыгы 21 сентябрьдә игълан итте. Резервта торучыларны чакыру нигезләре турында «Татар-информ»да укып белергә була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100