news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә Мостай Кәрим повесте буенча төшерелгән хәрби драма прокатка чыгачак

4 майда «Ярлыкау» хәрби драмасы прокатка чыгачак. Фильм башкорт совет әдәбияты классигы Мостай Кәримнең шул исемдәге повесте буенча төшерелгән. Картинаның премьерасы Мәскәү, Уфа һәм Казанда була. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы Мостай Кәрим исемендәге фондның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

«Ярлыкау» повестенда Мостай Кәримнең үз язмышы бәян ителә, ул аны сугыштан соң 40 елга якын күңелендә йөрткән, - дип белдерде картинаның продюсеры, бөек классикның оныгы Тимербулат Кәримов. – Мостафа Сафа улы сугышка институт эскәмиясеннән китә, авыр яралана, шулай да кире фронтка юл тота һәм Җиңүне Венада каршы ала. Сугыш аның тормышында һәм иҗатында тирән эз калдыра, хәтта күп еллар узгач та ул уенда шул көннәргә әйләнеп кайта. «Ярлыкау» – уникаль әдәби әсәр, аңа нигезләнеп төшерелгән фильм берәүне дә битараф калдырмаячак».

Фильмның продюсерлары – Тимербулат Кәримов, Михаил Курбатов һәм Дмитрий Фикс. Режиссеры – Айнур Әскәров. Сценарий авторы - Айдар Акманов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100