Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә мошенниклар шалтыратулары турында СМС-кисәтүләр барлыкка килергә мөмкин
Россиядә гражданнарны мошенниклар шалтыратулары турында кисәтүче СМС-система кертү турында фикер алышалар. Әлеге инициатива киберҗинаятьчелеккә каршы көрәшне көчәйтүгә юнәлдерелгән закон проектлары пакетына керә. Бу хакта Федерация Советы каршындагы Цифрлы икътисадны үстерү советы рәисе урынбасары, сенатор Артем Шейкин ТАСС агентлыгына биргән интервьюсында әйткән.
Шейкин сүзләрчә, «Киберкуркынычсызлык 2.0» закон проекты киберҗинаятьчеләргә каршы берничә чараны күздә тота, шул исәптән суд карарыннан башка фишинг сайтларын томалау һәм СМС-хәбәрләр системасын кертү. Бу система шалтыратуның мошенниктан булу ихтималы югары икәнен гражданнарга вакытында хәбәр итәчәк.
Сенатор сүзләренчә, киберкуркынычсызлык белгечләре психологлар белән берлектә алдау схемаларын өйрәнә. Бу — гражданны мошенниклар тозагыннан теләсә кайсы этапта саклап кала ала торган нәтиҗәле механизм булдыру өчен эшләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз