news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Россиядә мөселманнар өчен туристлар җәлеп итү урыннары булдыру белән шөгыльләнәчәкләр

Бөтен ил буенча мөселман туристлык дестинацияләрен (җәлеп итү урыннарын) булдыру проекты Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин тарафыннан хупланган. Проект Россия территориясенә яңа туристлар агымын җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Бу хакта Россия һәм Үзбәкстан туристлык потенциалына багышланган сессиядә «Туризм» милли проектының эксперт советы рәисе, Россия Дәүләт туризм һәм сервис университеты ректоры Александр Федулин хәбәр итте. Ул бу хакта Казанда узган форумда җиткерде.

«Мөселман туристлык дестинацияләрен булдыру планы әзерләнгән инде. Илебез территориясендә дин тарихы белән бәйле күп сораулар бар. Пилот проекты репер мөселман нокталарын үз эченә алачак, бу өстәмә туристлар агымын җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк», — дип билгеләп үтте спикер.

Федулин Казанда мондый җәлеп итү нокталары бар һәм күптән инде бик күп сәяхәтчеләрне җәлеп итә, дип өстәде.

Милли проектлар Россиядә 2019 елдан башлап Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100