Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә мобиль интернетны массакүләм сүндерүнең тәртибен булдырырга телиләр
Россия хакимияте ашыгыч хәлләрдә мобиль интернетны сүндерүнең бердәм тәртибен булдыру мөмкинлеген карый. Бу хакта «Известия» югары дәрәҗәдәге федераль түрәгә һәм кәрәзле компанияләрнең берсенең топ-менеджерына сылтама белән хәбәр итә.
Басма мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта элемтәне һәм мобиль интернетны вакытлыча өзү турындагы карарлар төрле төбәк структуралары, шул исәптән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм җирле хакимият органнары тарафыннан кабул ителә. Мондый чаралар еш кына пилотсыз очкыч һөҗүмендә яки массакүләм чаралар вакытында кулланыла.
«Соңгы вакытка кадәр элемтә операторлары Роскомнадзор һәм көч ведомстволары, аерым алганда ФСБ күрсәтмәләрен үтәде. Бу гадәти алым иде – мәсәлән, төрле массакүләм чараларга әзерлек барышында. Әмма вазгыять үзгәрү һәм пилотсыз очу аппаратларының (БПЛА) һөҗүме куркынычы булу сәбәпле, мондый боерыкларны бирә торган структуралар артып китте», – дип хәбәр итә «Известия».
Аның сүзләренчә, бердәм вәкаләтле орган булдыру мөмкинлеге карала, аның аша элемтәне өзүгә барлык гаризалар да керәчәк. Өстәмә рәвештә махсус мәгълүмати система булдыру турында фикер алышачаклар, аның ярдәмендә операторлар элемтәне сүндерү яки кабызу вакыты турында төгәл күрсәтмәләр ала алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз