news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә мобиль элемтәгә тарифлар артырга мөмкин

Хакимият мобиль операторларның тарифларын арттырырга рөхсәт итәчәк, дип яза «Коммерсантъ» Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгындагы чыганакларга сылтама белән.

Газета мәгълүматлары буенча, Россиянең иң зур элемтә операторлары ел саен тарифларны инфляциядән биш процентка югарырак күтәрүне яклый. Мондый инициатива челтәрләрне тотрыклы эшләү өчен модернизацияләү кирәклеге белән бәйле, диелә материалда.

news_right_1
news_right_2
news_bot